news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай волонтерлары урманнан корыган агачларны җыйды

Аксубай районында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе Ибрай участок урманчылыгында корыган агачларны җыю белән тәмамланды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Ибрай участок урманчылыгында (Чуваш Енорускиносы авылы янында) урман участогы ауган һәм коры агачлар аркасында үтә алмаслык диярлек иде. Мондый урыннарда тәртип урнаштыру зур көч, күп кеше хезмәте таләп итә.

Урманчыларга ярдәмгә Сергей Маклаков җитәкчелегендәге Иске Илдерәк авыл җирлеге оешмалары хезмәткәрләре килде. Иске Илдерәк, Чуаш Енорускиносы, Тарханка һәм Иляшкино мәдәният учаклары, Иске Илдерәк балалар бакчасы һәм авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре Айрат Җамалиев җитәкчелегендәге урманчылык вәкилләре белән бергә бик тату эшләделәр.

Шимбә өмәсендә катнашучылар корыган һәм иске агачларны кисеп, өемнәргә җыйды. Волонтерларның һәм урманчыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә урманда уңайлырак булып калды, хәзер агачлар арасыннан бик җиңел үтәргә мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100