Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай волонтерлары пилотсыз очкычларга каршы көрәш өчен махсус патронга эшләнмәләр ясый
Аксубайлылар яңа сугыш кирәк-яракларының зур булмаган пилотсыз оча торган аппаратка (БПЛА) каршы көрәшергә ярдәм итүен беләләр. Ишетеп кенә белмиләр – бу эшләнмә инде эштә сынап каралган. Соңгы баруларында волонтерлар хәрби якташларына эшләнмәләрнең беренче партиясен алып барды. Һәм шуның аркасында, хәрби биремдә булган һәм пилотсыз очкыч һөҗүменә дучар булган алты кеше исән калган. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Район автосервисларының берсендә һәр көнне кич белән ир-атлар җыелыша һәм өч-дүрт сәгать буена биредә эш кайный.
«Бу технология турында безгә әйттеләр, әмма без аны камилләштердек. Башта дроннарны бәреп төшерү өчен эшләнмәләр ясарга теләгән идек. Иганәчеләр эзләдек һәм, башта Алабуга, аннары Екатеринбург, Мәскәү волонтерларына чыктык. Алар безгә идея бирделәр һәм махсус хәрби операция зонасына эшләнмәләр җибәрүләре белән уртаклаштылар. Без аларны урында ясарга һәм әзер килеш җибәрергә булдык», – дип сөйләде волонтер Александр Убейкин.
«Безнең эшләнмәләр дроннар һөҗүме вакытында егетләргә ярдәм иткән прецедентлар бар. Якташларыбызның машинасы ватыла, патроннар белән коралланган Аксубай егете өч дронны бәреп төшерә, шулай итеп алты сугышчыны коткарып кала», – дип дәвам итте ул.
Тәҗрибә өчен Аксубай волонтерларына Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән мөрәҗәгать итәләр. Әлмәт чик сакчылары Аксубайга махсус патрон әзерләү технологиясен өйрәнергә килгән. Волонтерлык эшендә серләр дә, көндәшлек тә юк. Монда барысы да принцип буенча эшли: хәрбиләргә ярдәм итү, аларның гомерен саклап калу һәм җиңүне якынайту өчен ниндидер яңалык уйлап таптың икән, аны башкаларга да сөйлә.
Кичләрен эш кайнап торган зур булмаган бинада алма төшәрлек тә урын юк. Бүгенге көндә волонтерлар 25 мең данә эшләнмә әзерләгәннәр һәм аларны 50 рожокка төргәннәр. Аксубай волонтерлары меңнәрчә эшләнмәне Столбище волонтерларына илткән.
«Кичләрен җыелабыз, махсус хәрби операциядә булган егетләр, аларга тагын ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләшеп, кайвакыт төн уртасы җиткәне дә сизелми, эшләгән арада патриотик җырлар да җырлыйбыз», – ди волонтер Илшат Минсафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз