news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай волонтерлары махсус операциягә гуманитар ярдәм белән Яңа ел посылкалары илткән

Аксубай волонтерлары махсус операциягә гуманитар ярдәм белән Яңа ел посылкалары илткән
Фото :http://aksubayevo.ru

Яңа ел алдыннан махсус хәрби операция зонасыннан Аксубайдан гуманитар ярдәм илтүчеләр әйләнеп кайтты. Алар район халкыннан гуманитар йөкне якташташларына илтү буенча 27нче тапкыр игелекле миссия башкарды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Волонтерлар бөтен фронт чикләре буйлап узган, Херсон, Донецк, Луганск өлкәләрендә булганнар. Безнең хәрбиләргә УАЗ һәм тагылма, мунча миче һәм буржуйка, дискларда 43 комплект резина, өч генератор, маскировкалау челтәрләре, медикаментлар, азык-төлек, җылы киемнәр, Яңа ел посылкалары, хатын-кыз волонтерлар тарафыннан җыелган һәм өйдән адреслы посылкалар алып бардылар.

«Сәфәр уңышлы булды. Донбасстагы һава торышы начар – сазлы, ачы җил һәм хәл киеренке булуга карамастан, барлык позицияләрдә дә безне күтәренке кәефтә каршыладылар – солдатның рухын сындырып булмый! Якташлар районның барлык халкына ярдәм һәм гуманитар йөк өчен зур рәхмәт белдерә», – ди волонтерлар төркеме җитәкчесе Анатолий Скворцов.

Бу юлы гуманитар йөк кәрванын Анатолий Скворцов, Алмаз Бакиров, Нияз Җиһангиров, Ленар Мингалиев, Сергей Иванов, Сергей Ипеев һәм Иван Калугин алып барды. Сергей Ипеев – Савгачта туган, Чаллыда яши һәм, Донбасска гуманитар ярдәм илтү өчен үз машинасында барырга ризалашкан. Ә волонтер Иван Калугин махсус операция зонасына алтынчы тапкыр волонтер булып барды.

71 яшьлек Ваня абый районда аны күпләр шулай атый һәм белә, Түбән Новгородтан Аксубайга килә һәм егетләргә автомобильләрне ремонтлауда булыша. Ул башкача булдыра алмый, чөнки анда, алгы сызыкта аның «Калуга» һәм «Альмет» кушаматлы уллары хезмәт итә, шуларның берсе Чечняны узган, ә икенчесе контракт төзеп, Аксубайдан киткән.

Волонтерлар кайткач, алар белән башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов очрашты, кәрванны йөртүчеләргә гуманитар йөкне алып барып тапшырган өчен рәхмәт белдерде.

«Барлык битараф булмаган аксубайларга, волонтерлык хәрәкәтләренә, предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективларына, шулай ук авыл җирлекләренә 27нче гуманитар йөкне җибәрүгә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Җиңү безнең якта булачак!» – дип белдерде Алмаз Мингулов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100