news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай волонтерлары Казанда махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә тәкъдим итте

Аксубай волонтерлары Казанда махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә тәкъдим итте
Фото: http://aksubayevo.ru

Аксубай волонтерлары Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында күргәзмә тәкъдим итте. Казанлыларга маскировкалау челтәрләре ясау буенча осталык дәресләре күрсәтте, аксубайлыларның үз хәрбиләре өчен теккән футболкалар, флис кофталар, камуфляж формалар, костюмнар, антидрон плащлар, термо юрганнар әзерләүләрен күрсәттеләр. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Волонтерлар үзләре белән солдатларга җибәрү өчен әзерләнгән өй токмачы, чәкчәк, бал, бәйләгән оекбашлар, маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр, хәтта яшеренү челтәрләре үрү өчен кулланылган тукыма кисү станогын да алып барды.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Аксубай районы халкы волонтерларга 1233 кг бал, 275 кг өй токмачы, 6200 данәдән артык ассортиментта камыр ризыклары, 1860 пар оекбаш һәм башка бик күп нәрсәләр җибәргәннәр.

Алар казанлылар белән рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100