news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай волонтерлары челтәрләр һәм тукыма сатып алуга ярдәм җыю турында игълан итте

Аксубай волонтерлары ялга кайткан мобилизацияләнгәннәргә маскировкалау челтәрләре биреп җибәрергә җыена. Бу хакта «Аксубай» сайтында хәбәр ителә.

Тукыма һәм ятьмә запаслары җитми. Чөнки бүгенге көндә бу эшкә берьюлы берничә торак пункт кушылды. Кайберәүләр Аксубай волонтерларыннан челтәр алып, авыл клублары базасында үрү пунктлары ачты, башкалар район үзәгенә үзләре килә һәм, гади үрү ысулларын өйрәнеп, хәрбиләр өчен яшеренү челтәрләре бәйләүгә үз өлешләрен кертәләр.

Волонтерлар челтәрләр һәм тукыма өчен акча кирәк, дип мөрәҗәгать итте. Символик рәвештә 100 сум бирергә мөмкин.

«100 кеше йөзәр сумнан акча бирсә – 10 000 сум, ә 500 кешедән 50 000 сум җыела, ярдәм итегез. Сезнең игелек һәм юмартлык диңгезе сезгә мәхәббәт океаны булып кайтачак», – дип язган төркемдә волонтер Елена Кузьмина.

Акчаны 8-9173928891 телефоны буенча Флен Җәмил улы Зәйнуллинның Саклык банкы картасына гына күчереп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100