news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай ветеринария табибы халыкара бәйгедә һөнәр осталыгын күрсәтте

Аксубай ветеринария табибы халыкара бәйгедә һөнәр осталыгын күрсәтте
Фото: "Аксубай" газетасы

Аксубай районыннан мал табибы Әнвәр Шәрифуллин Казанда «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча турнирда уңышлы катнашты. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Үз һөнәренең остасы бәйгесендә Россиядән, Беларусь Республикасыннан, Казахстаннан, Боливия һәм Кубадан ортопед-тояк кисүчеләр ярышты. Әнвәр Шәрифуллин мөмкин булган 100 баллның 84ен җыйды. Бу – ундүртенче күрсәткеч. Иң яхшы исеменә 130 белгечнең көч сынашуын исәпкә алганда, нәтиҗә – лаеклы. Уңышлы эш күрсәткәне өчен ул Дипломга лаек булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot