Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай ветераны Мария Петровага 101 яшь тулды
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев тыл хезмәтчәнен Мария Петрованы 101 яшьлек туган көне белән котлады. Бу хакта «Аксубай» сайты яза.
Хезмәт ветераны Мария Петрова соңгы вакытта Чистайда кызы гаиләсендә яши. Ветеран, хөрмәтле, якын кеше буларак, муниципаль берәмлек башлыгын 101 яшьлегенә чакырган.
– Мария Семеновна белән очрашу бик күңелле узды, – дип сөйләде Валерий Зиновьевич. – Ул авыл яңалыклары турында сорашты, үткән елларны искә төшерде. Очрашуга бик шатмын. Һәм бу көнгә кадәр аның кәефе яхшы булуын, үз зиһенендә булуын аңлау рәхәт.
Мария Семеновнаның тормышы авыр сынауларда уза. Озак еллар яшәсә дә, ветеран яшьлегендә колхозда көнне төнгә ялгап эшләгән вакытларын яхшы хәтерли. Балаларын да эш сөючән итеп тәрбияләп үстергән, оныкларын үстерешергә ярдәм иткән, оныкчыкларын хәтта аларның балаларын да күрергә дә насыйп булган аңа, ә хәзер алар аны үзләренең мәхәббәтләре һәм игътибарлары белән чолгап алганнар, диелә хәбәрдә.
Фото: © Урмандеево авыл җирлеге архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз