news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай урта мәктәбе мәйданчыгында Татар теле көнен үткәрделәр

Аксубай урта мәктәбе мәйданчыгында Татар теле көне үтте. Гаилә елы кысаларында район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган чара иң яхшы шигырь сөйләү, җыр һәм бию башкару бәйгеләре рәвешендә узды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Чарада татар теле укытылган районның барлык мәктәпләре катнашты, катнашучыларны Туган тел көне тарихы белән таныштырдылар.

«Бүгенге чараның төп максаты – яшь буында янәшәдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү. Чөнки бәйгедә чуваш балалары да, руслар да катнаша. Һәм, әлбәттә инде, үз телеңне сакларга, аңа тагын да күбрәк кызыксыну уятырга», – диде мәгариф бүлегенең методика бүлеге белгече Айгөл Хәмитова.

«Шигырь» номинациясендә чарада катнашучылар туган телнең матурлыгы һәм байлыгы, кече ватан, ана, гаилә турында шигырьләр укыды.

Яңа Ибрай урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Гүзәл Әхмәтова җыр башкарганда зал тынып калды. Бу шулкадәр югары дәрәҗәдә эшләнде. Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Екатерина Горбунова татарча җырны үз телендәге кебек ачык, матур итеп башкарды, тамашачылар аның чыгышы да шулай ук җылы кабул итте. Катнашучылар шигырьләрне дә, җырларны да, биюләрне дә бертөрле энтузиазм белән башкарды.

Бигрәк тә Иске Мокшино һәм Яңа Ибрай урта мәктәпләре укучылары куелышында бию һәркемгә ошады. Аксубайның 2нче мәктәбе укучылары тәкъдим иткән традицион «Аулак өй» һәм 1нче мәктәпнең яшь артистлары куйган «Сабан туе» күренешләре залны гына түгел, жюрины да әсир итте.

Бәйге нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100