news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай урманчысы «Татмедиа» бүләгенә лаек булды

Аксубай урманчысы «Татмедиа» бүләгенә лаек булды

Язылу кампаниясен оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм ярдәме өчен Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин «Татмедиа» АҖ Рәхмәт хатына лаек булды.

Көндәлек практикада кайбер юнәлешләр буенча редакция Аксубай урман хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә. Әлеге оешма җитәкчесе һәм белгечләре, урман хуҗалыгының башка хезмәткәрләре арасында без күп кенә мәсьәләләр буенча фикердәшләрне, табигатьне саклау һәм аның байлыкларын арттыру эшендә профессионалларны күрәбез.

«Алар безнең даими әбүнчеләребез. Урманчылыкта район газетасын кызыксынып укыйлар, еш кына үзләре газета мәкаләләре геройлары була. 2023 елның беренче яртыеллыгына да газетабызны коллективның барлык хезмәткәрләре дә яздырды», диелгән хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot