news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай урманчысы мәктәптә кошларга багышланган дәрес үткәрде

Аксубай урманчысы мәктәптә кошларга багышланган дәрес үткәрде
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан

Аксубайның Ибрай участогы урманчылыгы хезмәткәре Айрат Җамалиев Иске Ибрай мәктәбендә ачык дәрестә катнашты.

Укучылар белән дәрес Кошлар көненә багышланды. Иске Ибрай мәктәбе укучылары канатлы дуслары турында бик күп белә. Үзләренең белемнәрен алар кошларга багышланган интеллектуаль уенда күрсәтте. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Катнашучылар «Карабүрек» һәм «Песнәк» дигән ике командага бүленде. Командалар бу кошлар турында чыгыш ясады. Жюри кемнең җанлы табигать белән күбрәк кызыксынуын һәм канатлы дуслар турында күбрәк белүен билгеләде. Участок урманчылыгы хезмәткәре очрашу истәлеге итеп мәктәпкә үзе ясаган сыерчык ояларын бүләк итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot