news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай урманчылыгында яңа «Хәтер бакчасы» Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган

Аксубай урманчылыгында яңа «Хәтер бакчасы» Бөек  Җиңүнең 79 еллыгына багышланган
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан

Яңа Аксубай авылы янында урнашкан Аксубай участок урманчылыгы территориясендә (23 кварталда) чыршы урманына нигез салынды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында Зинаида Леонтьева яза.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында 2300 төп ылыслы үсенте утыртылды.

Табигатьне саклау акциясендә Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, участок урманчылыклары, янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров җитәкчелегендә бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot