news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай урманчылыгында үсентеләр өчен бозлык әзерли

Бу көннәрдә Аксубай участок урманчылыгы хезмәткәрләре бозлык әзерләү эшләрен башкара. Бу – махсус саклагыч, анда әзерләнгән кар һәм боз үсентеләр өчен минуслы температураны сакларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Яз җитү белән, урманчылыкта агач утырту башлана. Урман кишәрлекләренә утыртканчы питомниктан үсентеләрне, утырту материалының вегетациясен акрынайту өчен, бозлыкка урнаштырып торалар. Урманчылар үсемлекләрне бозлыктан чыгаргач һәм урманда җиргә утырткач, булачак агачлар үсә башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot