news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай урманчылары хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән танышты

Аксубай урманчылары хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән танышты
"Авыл таңнары"

Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә урман хезмәткәрләренең күчмә утырышы узды. Семинар-киңәшмәдә урманчылар, участок урманчылыкларының урман мастерлары, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы аппараты белгечләре катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Күчмә киңәшмә эшенә Аксубай урманчылыгының баш урманчысы Андрей Ильмухин һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов җитәкчелек итте. Участок урманчылыклары объектларында шундый очрашулар оештырып, урманчылар тәҗрибә уртаклаша, төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшләренең эшен анализлый.

Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә семинарда катнашучылар участокларны санитар кисү өчен утыртылган яңа үсентеләр торышына бәя бирделәр.

Шулай ук урман тармагы белгечләре янгын куркынычсызлыгы максатларында үзгәртеп корылган урман юлларын карады. Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре, һәр объектта, коллегаларына теге яки бу юнәлеш буенча нинди бурычлар куелуы һәм аларны ничек үтәүләре турында сөйләде. Шулай ук урманчылар питомник торышын – киләсе урман культуралары сезонына үсентеләрнең булуына да бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100