news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай урманчылары кар өстенә каен агачы орлыклары чәчте

Аксубай урманчылары кар өстенә каен агачы орлыклары чәчте
Фото: Урман хуҗалыгы архивыннан

Аксубайның Чабаксар участок урманчылыгы коллективы питомникта каен орлыклары чәчү эшләрен башкарды. Чәчү өчен 22 килограмм орлык кирәк булды. Урман хезмәткәрләре кул белән карлы буразналарга орлыклар сипте, аннары аларны каплады. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Ак кәүсәле каен уманнарын булдыруның әлеге ысулын Аксубай урманчылары берничә ел рәттән куллана. Ул бик нәтиҗәле. Орлыкны пычкы чүбе һәм көл белән кушалар. Буразналар әлеге катнашманы сибеп чыккач, өстенә тагын көл сибәләр һәм агач щитлар белән каплыйлар. Язын үсентеләрне тәрбияләргә, туфракны йомшартырга, чүпне утарга, ашларга, корткычлардан һәм бөҗәкләрдән саклау чараларын үткәрергә генә кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot