Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай укучысы Бөтенроссия яшь китап укучылар бәйгесе лауреаты булды

Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Диона Кажукова «Тере классика» бәйгесенең Төбәк этабы дипломына лаек булды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Белем бирү проекты буларак «Тере классика» укучыларның рухи һәм интеллектуаль үсешенә, аларны социальләштерүгә һәм гомуми мәдәни кыйммәтләр нигезендә берләшүгә ярдәм итә.
«Бу – яшь әдәбият сөючеләрнең укуны популярлаштыруга юнәлтелгән әһәмиятле бәйгеләрнең берсе һәм яшүсмерләр арасында китап укуга җәлеп итүгә ярдәм итә», – дип сөйли рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Дмитриева.
Бәйге берничә этапта уза: сыйныф, мәктәп, район (район китапханәләрендә), төбәк, Бөтенроссия («Артек» халыкара балалар үзәгендә), Кызыл мәйданда суперфинал.
Бәйгенең төбәк этабында катнашыр алдыннан Дионага сыйныф, мәктәп һәм район этапларын үтәргә туры килгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз