news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай укучылары ялгыз инвалидларга саф һавага чыгарга ярдәм иттеләр

Аксубайда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты волонтерлары картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында булды. Алар социаль учреждениегә игелекле миссия белән килделәр: инвалид коляскаларында хәрәкәт итүчеләргә саф һавага чыгарга мөмкинлек бирделәр. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Аларның күбесенә саф һавага мөстәкыйль рәвештә чыгу бик кыен, чөнки физик чикләүләр хәрәкәт итүне шактый катлауландыра. Волонтерлар урамда тәрбияләнүчеләрне озата бардылар, сөйләшүләрне дәвам иттерделәр, яңалыклар белән уртаклаштылар, җылылык һәм игътибар бүләк иттеләр.

Әлеге акция шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, бәлки, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә никадәр авыр булуын аңларга ярдәм итеп, приютта тәрбияләнүчеләр өчен мөһим тәҗрибә дә булды.

«Өлкәннәр өчен социаль приюттан балаларның килүе чын бәйрәм булды. Алар балалардан килгән җылылыкны, шатлыкны, үзләре турында кайгыртуны һәм ярдәмне сизделәр», – дип билгеләп үтте интернат-йорт директоры Фоат Абдуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot