news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай укучылары палаткалы лагерьда хәрби хезмәт белән танышты

Аксубай укучылары палаткалы лагерьда хәрби хезмәт белән танышты
"Авыл таңнары"

Аксубай укучылары хәрби фәнне «бик яхшы»га үзләштерде. Палаткалы лагерьның өч көнлек программасына Кораллы көчләр сафларында хезмәт итәргә әзерләнүче яшь кеше белергә тиеш булган барлык нәрсәләр кертелгән Апрель аенда Казандагы танк училищесы полигонында яшүсмерләр белән утлы корал белән танышу буенча практик дәрес үткәрелгән иде. Менә лагерьдагы соңгы төшке аш һәм өйгә кайтыр алдыннан тантаналы линейка булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Бераз вакыт узгач, сез Ватанны саклаучылар булачаксыз. Хезмәт вакытында сезгә монда өйрәнгән һәрнәрсә кирәк була. Сезгә үрнәк алырга кешеләр бар – безнең якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, үз бурычларын батырларча үтиләр», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.

Лагерьны ябу тантанасына зур делегация килгәнче, балалар белән кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән Яков очрашты. Ул мәктәп укучылары белән җылы аралашты, хәрби хезмәт көннәре турында сөйләде, барлык сынауларны җиңәр өчен үзеңне физик һәм әхлакый яктан әзерләү кирәклеген әйтте.

Җыеннарда катнашучыларга үгет-нәсихәт сүзләрен генерал-майор Анатолий Молоствов, хәрби комиссар Сергей Иванов белдерде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина җыеннар программасының тулысынча үтәлүен билгеләп үтте, лагерь җитәкчелегенә яхшы эш өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар оешмасы вәкилләре Алексей Бобов, Александр Евграфов югары сыйныф укучыларына яхшы теләкләр җиткерде.

Хәрби фәнне балалар «бик яхшы» билгесенә үзләштерде. Пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту, киртәләр полосасын үтү буенча нәтиҗәләр ясадылар һәм призерларны бүләкләделәр.

Ветераннарның «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасында саф смотры буенча иң яхшы взводны күчмә кубок белән билгеләп үтү йоласы бар. Бу юлы да ветераннар хәрәкәте вәкилләре кубокны җиңүче взводка тапшырды. Шулай ук балалар ветераннардан бүләккә Z символы белән кепкалар алды.

Җыенны ябуның кульминациясе булып отрядларның парадта җыр белән үтүе булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100