news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай укучылары танк полигонында хәрби эшкә өйрәнде

Аксубай районы мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары Казан югары танк команда училищесы полигонында булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Балаларны тормыш иминлеге нигезләре буенча укытучылар һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов озатып йөрде. Полигонда унынчы сыйныф укучылары үзләрен чын солдатлар итеп хис итте: алар хәрби эшкә өйрәнде һәм Калашников автоматыннан атып карады.

Танк училищесы полигонында практик ату буенча дәресләр егетләр өчен биш көнлек хәрби-кыр җыеннары һәм яшьләрне РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү кысаларында оештырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot