news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай укучылары музейда декоратив сәнгатькә өйрәнә

Аксубай укучылары музейда декоратив сәнгатькә өйрәнә
"Авыл таңнары"

Аксубайда Туган якны өйрәнү музеенда «Кыш бабайның Яңа ел остаханәсе» эшли. Быелгы каникул көннәре Аксубай укучылары өчен аеруча кызыклы, чөнки туган якны өйрәнү музеенда булып, үткәннәргә күз салып, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнергә була.

Балалар крестьян көнкүреше белән танышар, осталык дәресләрендә катнаша. Музей хезмәткәре җитәкчелегендә балалар гипстан ясалган Яңа ел уенчыкларына бик теләп рәсемнәр төшерә. Бик матур һәм кызыклы уенчыклар килеп чыга. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Укучылар өчен бу эшчәнлек пөхтәлеккә өйрәтүе белән дә файдалы була. Шулай ук балалар музейда оештырылган викториналарда бик теләп катнаша. Бу бай эчтәлекле каникул көннәре алар күңелендә озак истә калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100