news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай укучылары мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнә

Аксубай укучылары мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнә
Фото: "Аксубай" газетасы

Аксубай 2нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетында катнашачак. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Ел саен үткәрелә торган яшь урманчылар ярышы Лубян урман-техник көллияте базасында узачак. Химия һәм биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендәге команданы Аксубай урманчылыгы белгечләре өйрәтә.

Алар урман утыртуның төп ысуллары, урман хуҗалыгында машиналарны эксплуатацияләү, янгынны сүндерү кагыйдәләре турында сөйләделәр, үсемлекләрне яфраклары һәм үсентеләре буенча билгеләргә өйрәттеләр, буссоль – урман киңлекләрендә эшләрне башкару өчен кирәкле прибордан ничек файдаланырга икәнен күрсәттеләр. Алда – бәйгеләр. Профессионаллардан алынган урман белеме дәресләре ышаныч бирәчәк, катнашучыларга катлаулы биремнәрне үтәргә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot