Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай укучылары Казанның көрәш осталарыннан дзюдо нигезләренә өйрәнде
Аксубайның «Юность» спорт комплексында Татарстан Дзюдо федерациясе ярдәме белән оештырылган дзюдо буенча мастер-класс узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Бу көнне спорт комплексында төрле сыйныф укучылары һәм көрәшне яратучы өлкәннәр җыелды. Җыелучыларга район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
«Татарстан Дзюдо федерациясе спортчыларының күрсәтмә тренировка чыгышлары – безнең өчен зур бәйрәм. Безнең районда спортның төрле төрләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар дзюдо күнекмәләрен дә үзләштерсеннәр иде. Хәзерге вакытта безнең спортчыларга каршы көрәш белән шөгыльләнүче тренер Александр Скворцов берничә буын спортчы тәрбияләп үстергән инде, алар арасында республика, Россия чемпионнары да бар», – диде ул.
Район җитәкчесе Федерация вәкилләренә безнең районда спорт көрәшен үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Җыелучыларны Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясе башкарма директоры Раил Моратшин сәламләде:
«Әле күптән түгел генә безнең осталар сезнең шикелле үк кечкенә иде. Ә бүген алар көчле ир-егетләр. Спецназ гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң безгә кайттылар һәм яшьләрне өйрәтәләр. Бүген бөтен җыелма команда Краснодардагы ярышларда. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен бик тырышып күнегүләр ясарга кирәк. Без сезгә айга бер тапкыр килеп, тәҗрибә уртаклашу өчен мастер-класслар үткәрергә планлаштырабыз», – диде ул.
Дзюдо осталарының күрсәтмә чыгышлары балаларда зур кызыксыну уятты. Ә күнегүләрдә һәркем катнаша ала дип игълан иткәч, барысы да татамига сибелде.
Кунаклар балалар белән тәнне язылдыру күнегүләре үткәрде, техник алымнар күрсәтте һәм бу спорт төрендә дисциплинаның әһәмияте турында сөйләде. Мәктәп укучылары профессионалларның осталыгын күзәтеп кенә калмады, ә алар җитәкчелегендә алымнарны да эшләп карады.
Бу егетләр өчен иң көчле спортчылардан тәҗрибә алу өчен менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, танылган спортчылар һәм тренерлар белән күнегүләр яшьләрне мотивлаштыра һәм нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрсәтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз