news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай сайлау комиссияләре Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатына лаек булды

Аксубай сайлау комиссияләре Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатына лаек булды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай районының чираттан тыш сессиясендә җәмәгать эшендә аерылып торган район оешмаларының иң яхшы вәкилләрен бүләкләделәр. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләре өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәтенә Аксубай районының 572нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Фоат Абдуллин һәм Аксубай районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Шәүкәт Нургалиев лаек булды.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатын 584нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Алена Охотникова алды.

Бүләкләрне район башлыгы сайлау кампанияләрен уңышлы уздырганнары өчен рәхмәт сүзләре һәм эшләрендә алга таба да уңышлар теләп тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot