news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай Сабан туенда иң яхшы шахматчыларны һәм шашкачыларны ачыкладылар

Аксубай Сабан туенда иң яхшы шахматчыларны һәм шашкачыларны ачыкладылар
"Авыл таңнары"

Аксубай Сабан туенда шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды. Шахмат һәм шашка ярышлары узган мәйдан территориясендәге беседка тантананың бу көнендә иң тыныч урын иде. Монда интеллектуаль спорт төрен яратучылар шахмат такталары артында көч сынашты. Уеннарда район кунаклары да катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Нәтиҗәдә, егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәгә Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) иреште. Икенче урында Рамзан Вәлиев (3 нче мәктәп), өченче призер – Илсаф Даутов (2 нче мәктәп).

Өлкәннәр арасында турнир таблицасында  I урында Тимур Мәгыйзов, II урында Фаил Гафиятуллин, III урында Марат Сафин.

Егетләр арасында шашка буенча турнирда Рамзан Вәлиев беренче призер булды, икенче урында – Илья Альдиванов, өченчедә – Энгель Зәйнуллин (икесе дә 3нче мәктәптән). Кызлар арасында Виктория Михайлова җиңү яулады, Камилла Әхмәтҗанова (икесе дә 2нче мәктәптән) призерлар өчлеген япты.

Турнир тәмамлангач ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100