Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай Республика көнен һәм район юбилеен билгеләп үтте
Бүген район үзәге ике мөһим датага – Татарстан Республикасы көненә һәм Аксубай районы оешуга 95 ел тулуга багышланган якты бәйрәм атмосферасына чумды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров катнашты. Мәдәният йорты янында Совет, Романов, Дуслык урамнары киселешендә төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекнең беренче чираты ачылды. Аксубай үзәге үзгәрде: монда ял итү һәм йөрү өчен уңайлырак, матуррак, кичен фонарьлар яна.
Аксубайның 3 нче мәктәбе янындагы мәйданчыкка педагоглар, булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре җыелды. Балаларны якынлашып килүче Белем көне белән чын күңелдән котладылар, аларга изге теләкләр һәм бүләкләр – мәктәп портфельләре тапшырдылар. Биредә кунаклар районның яшь спортчылары белән очраштылар – аларга бадминтон җыелмалары бүләк иттеләр.
Иске Кирәмәт һәм Беловка авыл җирлекләре башлыклары Андрей Парфенов һәм Илсур Мәхмүтовка яңа автомобиль ачкычлары, шулай ук үзәк район хастаханәсе баш табибы Григорий Порсевка ашыгыч ярдәм машинасы ачкычлары тапшыру мөһим вакыйга булды.
Бал кортлары йөреше онытылмаслык тамаша булды. Аксубайда мондый таиашаның булганы юк иде әле. Төрле яшьтәге йөздән артык ,,бал кортлары,, тамашачыларның сокланулы карашлары астында урам буйлап йөреп узды.
Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бал ярминкәсе оештырылды, анда умартачылар үз продукцияләрен тәкъдим итте. Көзге стильдә матур итеп бизәлгән павильоннар күп санлы дегустаторларны һәм сатып алучыларны җәлеп итте. Мәдәният хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады.
– Республика Рәисе ярдәме белән районда төзекләндерү буенча масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе үзенең сәламләү чыгышында. - Аксубай үзәгендә иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп коруның өч еллык программасы төгәлләнде, алда – яңа проектлар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен район волонтерларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашкан өчен Рәхмәт хатлары авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре – «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Сергей Исаевка һәм «Актай» АПК директоры Ришат Сруртдиновка тапшырылды.
Александр Чубаров Татарстан Рәисенең котлау хатын укыды, җыелучыларны Республика көне белән котлады. Бәйрәмдә катнашучыларның алкышлары белән Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствовка Аксубай районының Мактаулы гражданины исеме бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде – аларга район Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз