news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай командасы һөнәри осталык бәйгесендә Гран-при яулады

Аксубай командасы һөнәри осталык бәйгесендә Гран-при яулады
Фото: https://aksubayevo.ru/

Татарстанда электр челтәре тармагы предприятиеләре энергетиклары арасында ярышлар тәмамланды. Быел иң яхшылар исеме өчен «Сетевая компания» АҖ һәм подряд оешмаларыннан 9 команда көч сынашты. Компанияне «Чистай электр челтәрләре» филиалының Аксубай РЭС командасы тәкъдим итте. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Ярышлар Зәйдә 6 этаптан торган махсус җиһазландырылган мәйданчыкта узды. Ике көн дәвамында энергетиклар үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәр команда профессионаллардан: мастер, ике электромонтер һәм диспетчердан торды. Катнашучыларга авария хәлләрен фаразлау, катлаулы бурычларны оператив хәл итү, электротерәктә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү, шулай ук янгын вакытында һәм башка штаттан тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде.

Һөнәри осталыклары өчен Гран-при яулаган «Чистай электр челтәрләре» филиалының Аксубай РЭСы командасы абсолют җиңүче булды. Триумфаторлар составына Руслан Солтанов җитәкчелегендә электромонтерлар Игорь Пименов, Александр Савельев һәм Евгений Безруков керде.

Аксубайлылар, 991 балл җыеп, яхшы нәтиҗә күрсәтте, бу барлык этапларда да максималь күрсәткеч, һәм жюридан югары бәя алдылар. Хәзер алар «2025 елгы подряд оешмалары арасында бүлү челтәрләренең иң яхшы электромонтерлары бригадасы» исемен йөртәләр.

Мондый ярышлар иң яхшыларны ачыклап кына калмый, республика энергосистемасының иминлек дәрәҗәсен һәм ышанычлылыгын арттыруга да ярдәм итә.

Тулырак: https://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubai-res-komandasy-honari-ostalyk-baigesenda-gran-pri-iaulady

news_right_1
news_right_2
news_bot