news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай редакциясе игезәкләр бәйрәме үткәрә

«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе язылу кампаниясе кысаларында «Көзгегә карагандай карыйм сиңа» дигән бәйрәм оештыра. Ул якшәмбе көнне, 29 майда, 11.00 сәгатьтә редакция бинасы янында узачак. Майның соңгы якшәмбесендә Россиядә Халыкара игезәкләр көне билгеләп үтелә. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Нинди яшьтә булуларына карамастан, барлык игезәкләрне дә чакырабыз. Чөнки бу бәйрәм дөньядагы иң якын кеше турында искә төшерү булып тора. Сезне үзегез һәм игезәк туганыгыз турында сөйләр өчен чакырабыз, сезнең тарафтан әзерләгән музыкаль, бию һәм башка иҗади номерлар хуплана. Безнең импровизацияләнгән сәхнәдә сез үзегезнең талантыгызны күрсәтә аласыз», – диелгән хәбәрдә.

Сезне уеннар, бәйгеләр, призлар, шулай ук профессиональ фотографтан Мишка Тедди белән фотосессия көтә. Әлбәттә, сюрпризлар һәм бүләкләр дә булачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100