news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районының Тарханка авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Аксубай районының Тарханка авылы 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Риваятьләргә караганда, нәкъ бер гасыр элек аңа Емельян Пугачев даирәсендәге Чубук (Чăпăк) кушаматлы ниндидер кеше нигез салган. Тарханка (чувашча Таркăн) «Качкын» дип тәрҗемә ителә. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Фермер Валерий Салеев төзекләндергән матур буа янындагы мәйданчыкта авыл халкы җыелды. Авылның гасырлык юбилеена Тарханкадан чыккан кунаклар да кайтты.

«Безнең авылның исемен дөнья картасында күрмисең, әмма ул безнең барыбыз өчен дә шулкадәр якын. Бүгенге көндә безнең авылда 154 кеше яши. Сезнең арада бер тапкыр кунакка килгәч, районның бу искиткеч почмагында мәңгегә калган кешеәләр дә бар», – диде Иске Илтерәк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков.

Алып баручылар бәйрәмне авылның өлкән кешеләрен котлаудан башладылар. Валентина Яковлевна һәм Петр Семенович Красновларның авыл һәм Красные Герои исемендәге колхоз үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үттеләр, алар бүген дә шәхси йортларында терлек асрый. Авылның гасырлык юбилеенда юбилярларны, күп балалы гаиләләрне, озын гомерлеләрне һәм авылның иң яшь гражданинын котладылар.

Авылның юбилеенда бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәүчеләр адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасында унөч кеше катнаша, алар арасында Тарханкада яшәүче Генадий Петрович Денисов та бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100