news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районының Сидул-Ерыклы авылында кар патшалыгы ясаганнар

Аксубай районының Сидул-Ерыклы авылында кар патшалыгы ясаганнар
Фото: "Аксубай" газетасы

Аксубай районының Сидул-Еррыклы авыл клубы район мәдәният йортларын һәм клубларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча гран-прига ия булды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Ун елдан артык бу мәдәният учагы әлеге бәйгедә призлы урыннар алып тора. Быел да алар искиткеч яңа ел әкияте мохите булдырганнар.

«Әйләнә-тирәне сихри караңгылык басып ала башлауга ук, авыл күз алдына китерә алмаслык матурлыкка чума. Клуб бинасында төрле төстәге утлар балкый башлый, аның тирәсендә тылсымлы мохит барлыкка килә. Чыршының матурлыгы кешеләргә якты хис-кичерешләр бирә. Клуб территориясендә кар персонажлары урын алган. Бу әкияти матурлык авыл клубы методисты Марина Якличева, аның ире Николай һәм битараф булмаган авыл кешеләре кулы белән ясалган», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук клубта балалар өчен онытылмаслык яңа ел бәйрәме, ә өлкәннәр өчен бал-маскарад узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100