news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районының иген кырында концерт куйдылар

Аксубай районының иген кырында концерт куйдылар
"Авыл таңнары"

Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасы Урмандееводан Алексей Кондратьевның фермер хуҗалыгы кырлары эшчеләренә күтәренке кәеф бүләк итте. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Чуваш, татар милли костюмнары кигән Иске Савруш, Савгач, Урмандеево, Сидул-Ерыклы, Түбән Савруш һәм Такталы авыл мәдәният учаклары белгечләре игенчеләр янына концерт программасы белән килде.

«Кырдагы киеренке эш вакытында кыска вакытлы ял бик күп уңай эмоцияләр китерә, алга таба эшләү өчен көч бирә. Хуҗалыкта мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасын зур җылылык белән каршы алалар. Артистлар игенчеләрне яңа пешкән икмәк, чәкчәк һәм куас белән сыйладылар, чуваш, татар, рус җырларын башкардылар. Игенчеләр концерт программасын рәхмәт әйтеп кабул итте», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot