news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районыннан мобилизацияләнгән Александр Мокин яраланып өенә кайткан

Аксубай районыннан мобилизацияләнгән Александр Мокин яраланып өенә кайткан
"Авыл таңнары"

Аксубай районыннан мобилизацияләнгән Александр Мокин яраланып өенә кайткан. Махсус хәрби операция зонасына килгәннең беренче көннәрендә үк ул урман полосасында «лепесток» дип атап йөртелгән минага эләгеп шартлый. Ул иң куркыныч миналарның берсе санала, чөнки аны үлән арасыннан күрү бик кыен. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Яндыргыч авырту, аягымны башта коткарып калырга тырыштылар, аннары ампутацияләргә карар иттеләр», – дип сөйли Александр.

Александр Мокин бер сугышны узган, 1999 елда ул вакытлы хезмәт үткән чорда Чечня кампаниясендә катнашкан, гранатометчы була. Әмма үзен герой дип санамый. Рухын сындырмый һәм аяксыз яшәргә өйрәнә. Төньяк Кавказ территориясендә контртеррористик операция барышында дошман күренеп тора иде, ә махсус хәрби операция зонасында пилотсыз авиация эшли, дип чагыштыра ул.

«Һәр ир-егет Ватанын һәм гаиләсен саклауга басарга тиеш. Мин үземне хәрби операциягә чакырачакларын белдем, бу турыда хатыныма да әйткән идем. Минем егетләр ничек икән анда? Эх, сугышырга өлгермәдем шул. Тик мин анда кире әйләнеп кайтачакмын, тизрәк протез аласы иде. Һәм янә сафка!», – диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot