Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районыннан күпбалалы гаилә: Балаларга тыныч, матур илдә яшәргә насыйп булсын
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны бара. Студиядә кунакта Аксубай районыннан күпбалалы Хәнифовлар гаиләсе булды.
Чулпан һәм Илшат Хәнифовлар сайлауларда тавыш биргәннәр инде. «Киләчәгебез, илнең тынычлыгы, ныклыгы өчен сайлауларга йөрергә кирәк. Балаларга тыныч, матур илдә яшәргә насыйп булсын. Без гаилә белән беренчеләрдән булып сайлауларга бардык», – диде гаилә башлыгы.
Ул гаилә белән бергә табын артында җыелырга яратуларын әйтте. Хәнифовлар гаиләсе – «Ата-ана даны» ордены медале иясе.
Уллары Казан дәүләт аграр университетында белем ала. «Бәлки туган районга кайтырмын», – диде ул. Татарстан яшьләрне тартып тора торган, гел үсештә булган, чәчәк ата торган республика булсын иде дип теләде.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз