news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районындагы борынгы авыллыкны мәдәни мирас объекты итеп таныячаклар

Аксубай районының «Барин Енорускин III авыллыгы» ачыкланган мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты боерыгының проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориясендә урнашкан «Барин Енорускин авыллыгы III» археологик мирас объектын ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә», - дип билгеләп үтелә текстта.

Шулай ук документта әлеге территория һәм аның чикләрен куллануның махсус режимы каралган.

Авыллык X-XIV гасырларга карый һәм биек тау киртләче ярында урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot