news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында яңа имам-мөхтәсиб билгеләнде

Аксубай районында яңа имам-мөхтәсиб билгеләнде
Фото: http://aksubayevo.ru/

Бүген Аксубайның үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы узды. Көн тәртибенә районның яңа имамын сайлау мәсьәләсе куелды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Мәрҗәни мәчете имамы итеп сайлануга бәйле рәвештә, үз вәкаләтләрен калдырды. Бу вазифага ул 2024 елның сентябрендә үк билгеләнгән иде, һәм инде берничә еллар дәвамында ТР Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые булып тора. Шул рәвешле ул бүгенге көнгә кадәр өч вазифаны алып барды.

Аксакалларның тантаналы җыелышында район җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм ТР Аппаратыннан милли мәсьәләләр буенча куратор Рәмис Хисмәтуллин катнашты.

Имам-мөхтәсиб аны вазифасыннан азат итүне сорады һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе итеп Иске Ибрай авылы мәчете имамы һәм берүк вакытта Аксубай районы имам-мөхтәсибе урынбасары вазифаларын башкаручы Равил хәзрәт Камалетдиновны билгеләргә тәкъдим итте. Аксакаллар аның тәкъдимен бертавыштан хуплады.

Равил хәзрәт Камалетдиновка 36 яшь. Ул 2010 елда Россия ислам институтын тәмамлаган. 14 ел Иске Ибрай мәчетендә имам булып эшләгән. Өйләнмәгән.

Равил хәзрәт Зөфәров яңа билгеләнгән имам-мөхтәсибкә хәер-фатихасын бирде, эшендә уңышлар теләде.

Җыелышта катнашучыларны Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде. Ул Равил хәзрәт Зөфәровка эшләре өчен рәхмәт белдерде. Дини һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауга керткән өлеше өчен район исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, дин әһелләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте. Һәрвакыт рухи лидерларга ярдәм итәргә һәм аларның изге гамәлләрен хупларга әзер булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100