news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында Укытучылар һәм остазлар елын ачтылар

Аксубай районында Укытучылар һәм остазлар елын ачтылар
"Авыл таңнары"

Аксубай районында Укытучылар һәм остазлар елын ачтылар. Район мәдәният йортында узган чарада йөзләгән укытучы, педагогика ветераннары катнашты.

Педагогларны һәм остазларны экраннан Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тантаналы рәвештә сәламләде, бу елның максаты остазлык һәм һөнәри юнәлеш бирү институтын максималь үстерү булуын ассызыклады. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр итә.

«Укытучылар һәм остазлар елы җәмгыятьтә укытучы һөнәренең абруен күтәрергә, педагогларның һәм остазларның җәмгыятьнең киләчәгенә керткән өлешләрен аңларга, иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк», – диде сәхнәдән район башлыгы Камил Гыйльманов.

Коллегаларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев сәламләде, алар район укытучыларына һәм педагоглар берләшмәсенә җылы рәхмәт сүзләре әйтте. Барысы бер тавыштан: «Хәерле юл! Алга!» дип Укытучылар һәм остазлар елына старт бирде.

Бәйрәмгә районның ветеран педагогларын да чакырдылар – зал аларны көчле алкышлар белән сәламләде. Педагогика ветераннары исеменнән мөгаллимнәргә педагогика ветераны – Иске Ибрайдан ТРның атказанган укытучысы Мәдинә Нәфигуллина мөрәҗәгать итте. Ул педагог һөнәренең әһәмияте һәм үзенең яраткан укытучысы турында сөйләде.

Район мәктәпләренең сәләтле укучыларына район башлыгы Грантлары тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән 2022-2023 уку елында укучыларның республика мәктәп олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән педагогларны һәм остазларны билгеләп үттеләр.

Бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның әти-әниләре Мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары бүләкләнде. Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында районда күп кенә чаралар үткәрү оештырылган.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100