news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында туып-үскән кыз «Россиянең чуваш чибәре -2023» титулына ия булды

Аксубай районында туып-үскән кыз «Россиянең чуваш чибәре -2023» титулына ия булды
Фото: Юлия Еремееваның Вконтакте битеннән

Аксубай районында туып-үскән Юлия Еремеева «Россиянең чуваш чибәре -2023» титулына ия булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Конкурста Татарстан (өч дәгъвачы), Башкортстан, Ульян өлкәсе һәм Чувашия Республикасының муниципаль һәм шәһәр округларыннан 18 иң чибәр кыз катнашты. Чуваш телен, чуваш халкының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен белү, сәхнә культурасы һәм артистлык осталыгы, дәгъвачыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләте конкурста катнашуга сайлап алу критерийлары булып торды.

Юлия Еремеева барлык бу белемнәргә һәм сәхнә осталыгына ия. Аның яхшы конкурс тәҗрибәсе бар: ул «Нәүрүз 2023»нең «Нәүрүз гүзәле» титулына ия булган иде. Юлия – Татарстанның чуваш яшьләре лидеры, республика Халыклары дуслыгы йорты методисты булып эшли. Яшь булуына карамастан, ул чуваш халкының үзенчәлеген, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, республикада туган телне һәм чуваш милли мәдәниятен үстерү буенча бик күп эш башкарды.

Кыз ярышның барлык шартларын да үтәде: визит карточкасы белән чыгыш ясады, интеллектуаль турны узды, иҗади биремне үтәде (мини-мюзикл жанрында номер башкарды), чуваш милли костюмында дефиледа чыгыш ясады. Шулай ук жюри игътибарына милли ризык тәкъдим итте. Һәр тур аңа максималь санда баллар китерде. Нәтиҗәдә Юлия Еремеева җиңүче дип танылды.

«Мин бик шат, бәхетле, һаман да җиңүгә ышана алмыйм әле, – диде ул. – Әлбәттә, җиңү җиңел бирелмәде, кызларның барысы да лаеклы дәгъвачылар булдылар, барысы да чибәр, уңган, талантлы. Әмма бәхет миңа елмайды. Мондый дәрәҗәле конкурста җиңүгә ирешүгә миңа яраткан гаиләм, дусларым, «Аталан» яшьләр хәрәкәте, чуваш хатын-кызлары берлеге ярдәм итте. Барысына да ярдәм итүләре өчен рәхмәт», – диде Бөтенроссия конкурсында җиңүче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100