news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлекне тикшерделәр

Аксубай районында терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлекне тикшерделәр
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларның, азык саклау урыннарының җаваплы терлек азыгы әзерләү сезонына әзерелеген тикшерделәр. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү барышында комиссия азык җыеп алу техникасының техник торышына, техниканы эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм иминлек таләпләрен үтәүгә, шулай ук азык йортларының торышына, сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор паркларының һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлегенә аерым игътибар бирде.

Белгечләр Яңа Ибрайда Ильяс Сөләйманов һәм Иске Ибрайда Марат Сафин фермер хуҗалыкларының терлек азыгы җитештерүгә әзерлек дәрәҗәсен тикшерделәр һәм фермерлар эшенә яхшы бәя бирделәр.

«Аксу Агро» ҖЧҖдә булу, алда торган сезонга әзерлекнең җентекләп уйланылган булуын күрсәтте. Комиссия предприятиедә хезмәтне саклауны оештыру белән танышты. Белгечләр «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексы азык йорты буенча йөреп үттеләр, аның яшел массаны кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100