Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районында «Сугышчан хәрәкәтләр һәм Хәрби хезмәт сугышчылары» һәйкәле ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ватан Геройлары көнендә Аксубай районында әһәмиятле чаралар узды. Аксубай техникумы территориясендә истәлек аллеясында Украинада махсус хәрби операция вакытында Ватанны саклап батырларча һәлак булучылар – диңгез пехотасы өлкән матросы Руслан Садыйков һәм рядовой Иван Баженов хөрмәтенә стелалар ачылды.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Хәрби дан обелискы янында «Сугышчан хәрәкәтләр һәм Хәрби хезмәт сугышчылары» һәйкәле ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук Аксубайның 3нче урта мәктәбе диварында Руслан Садыйков хөрмәтенә, Украинада махсус хәрби операция вакытында Ватанны саклап хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган РФ Кораллы көчләренең өлкән лейтенанты Илшат Хәмидрәхимов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз