news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында сенаж һәм печән әзерлиләр

Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү эшләре киң колач ала. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында Зинаида Леонтьева хәбәр итә.

Районда күпьеллык үләннәр 8800 гектар җир били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 14 июньгә мең гектардан артык күпьеллык үләннәр чаптырылган. Кичәгесе көндә генә дә терлек азыгы әзерләүчеләр 600 гектардан артык чаптырган.

Район буенча сезонга сенаж салу планы – 42241 тонна. Бүгенге көндә әлеге төр азык 2400 тоннага якын салынган. 611 тонна печән киптерелгән. «Чистай» ХКның «Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре чаптыруга беренче көннәрдән үк актив кереште. Бу хуҗалыкта 219 гектар (планга карата 29 процент), күпьеллык үләннәр чаптырылган, траншеяларга 2400 тоннага якын сенаж салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100