news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны кабул итте

Аксубай районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны кабул итте
Фото: http://aksubayevo.ru/

Бүген Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Аксубайда эш сәфәрендә булды. Район башлыгы Камил Гыйльманов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев белән Айдар Метшин гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Аксубай» сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт Думасы депутатына сорау белән махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә вәкилләре мөрәҗәгать итте.

Айдар Метшин авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советы депутатлары белән очрашты.

Камил Гыйльманов районның 2023 елны эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча ничек тәмамлавы турында сөйләде. Ул, аерым алганда, һава шартларының катлаулы булуына карамастан, авыл хуҗалыгы производствосында яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык, дип билгеләп үтте. Төзелештә дә ниятләнгән барлык эшләр дә үтәлгән, 30 августка дәүләт программасы буенча барлык мөһим объектлар кулланышка тапшырылды. Район җитәкчесе район халкының югары гражданлык позициясен ассызыклады.

Хәрби махсус операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм ничек оештырылуы турындагы доклад белән Станислав Зайцев чыгыш ясады.

Айдар Метшин, аксубайлыларга мөрәҗәгатендә, эштә оешканлык, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.

«Республика рейтингында 18 урын – яхшы позиция. Соңгы елларда район әлеге күрсәткечне күтәрде. Үсеш динамикасы күренә», – диде ул.

Дәүләт Думасы депутаты закон чыгару эше турында, Татарстаннан депутатлар корпусы алдында бүген нинди бурычлар торуы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100