news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында пенсионер үз өендә янып үлгән

Кичә 20.39 сәгатьтә Аксубай районы Яңа Александровка авылының Энгельс урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

11нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә ялкын телләре агач йортны тулысынча ялмап алган була. 20.58 сәгатьтә янгынны сүндерәләр, аның мәйданы 54 квадрат метр тәшкил итә.

Кисәүләрне аралаган вакытта 63 яшьлек ир-атның мәетенә юлыгалар. 25 ноябрьдә ул пенсия алган һәм моны билгеләп үтәргә уйлаган. Өендә кәеф-сафа корып утырган һәм тәмәке тарткан.

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100