news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында өлкән буын өчен аралашу үзәге ачыла

25 апрельдә 10.00 сәгатьтә Аксубай районы клиент хезмәте бинасында өлкән буын өчен аралашу үзәге ачылачак. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Аралашу үзәге өлкән кешеләрнең тормыш ритмына ярдәм итүгә, үз сәләтләрен гамәлгә ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачуга чакырылган. Пенсионерлар шулай ук үзләренең финанс һәм компьютер грамоталылыгын күтәрә һәм дустанә мохиттә аралаша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot