news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында мәктәп укучылары арасында иң яхшы фольклорчылар билгеләнде

Аксубай районында мәктәп укучылары арасында иң яхшы фольклорчылар билгеләнде
Фото: http://aksubayevo.ru/

Балалар фольклор коллективлары арасында «Разноцветные потешки» фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды. Аксубай районында мәктәп укучылары арасында иң яхшы фольклорчылар билгеләнде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Жюри ике беренче урынны билгеләде, чөнки яшь артистларның чыгышы бер үк дәрәҗәдә югары иде. Җиңүчеләр булып Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының «Веснушка» балалар фольклор коллективы (җитәкчеләре Татьяна Зайцева һәм Елена Пикалова) һәм Иске Ибрай мәдәният йортының «Тамчылар» (җитәкчеләре Нәфисә Шәрифуллина һәм Әлфинур Мостафина) балалар фольклор коллективы танылды.

Икенче призлы урын Беловка мәдәният йортының «Ручеек» балалар фольклор коллективына (җитәкчесе Тамара Андреева) бирелде. «Семицветик» балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Вероника Вырдина) иҗади бәйгенең өченче призеры булды.

Йомгак ясау тантанасы район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсендә узды. Призерларга Мактау грамоталарын һәм бүләкләрне, яшь фольклорчыларга алга таба да сәхнә иҗатында уңышлар теләп, район башлыгы Камил Гыйльманов тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100