news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында мәгариф системасының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Аксубай районында Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән район педагогларын хөрмәтләү булды. Чарага үз хезмәтләре белән районны һәм республиканы данлаган ветеран-педагоглар чакырылган иде.

Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев күп кенә педагогларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Укытучылар төркеме Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталарына лаек булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Бәйрәмдә катнашучылар «Кояшкай», «Буратино», Иске Тимошкино, Савгач һәм Кәкре Күл урта мәктәпләре коллективлары чыгышларын, шулай ук район үзәгендәге өч урта мәктәп укучыларының сәнгать номерларын җылы кабул итте.

Бәйрәм азагында ветеран-педагогларга мәктәп укучылары әзерләгән сувенирлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot