news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында «Карга боткасы» бәйрәмен оештырдылар

Аксубай районында «Карга боткасы» бәйрәмен оештырдылар
Фото: Яңа Ибрай мәдәният йорты архивыннан

Аксубайның Яңа Ибрай авылында «Карга боткасы» татар халык бәйрәме узды.

Халыкта матур традиция бар – бу бәйрәмгә бөтен авыл белән ботка пешерү. Аны әзерләү өчен клуб хезмәткәрләре авыл балалары белән күңелле җырлар һәм биюләр белән һәр йорттан азык-төлек җыялар. Шулай итеп, һәр гаиләдәге яхшылыкның бер өлеше шушы ризыкта җыелган була. Бәйрәмгә әзерлек үзе авылның барлык халкын якты уйлар белән берләштерә. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Карга боткасы» бәйрәмендә җыелган ризыклардан бик тәмле ботка әзерләнде. Ул татар ашлары белән бергә бәйрәм өстәлендә лаеклы урын алды. Авыл халкы рәхәтләнеп сыйланды, аш-су осталарына мактау сүзләре яңгырады. Бәйрәм тантанасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар башкарды, биеде, балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Бу көнне авыл халкы шатланып ял итте.

 

Фото: © Фото: Яңа Ибрай мәдәният йорты архивыннан

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100