Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районында иң яхшы татар теле укытучысы ачыкланды
Аксубай районында 2025-2026 уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бу хакта «Аксубай» сайты хәбәр итә.
Әлеге абруйлы бәйге татар (ана) теле һәм әдәбиятын укытучы педагогларның статусын күтәрүгә, шулай ук кыйммәтле тәҗрибә уртаклашуга һәм һөнәри осталык күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча районның төрле мәктәпләреннән өч мөгаллимә турыдан-туры катнашу этабына чыкты. Укытучылар ике төп сынауда («Дәрес» һәм «Мастер-класс») уңышлы катнашты. Жюри аларның эшкә иҗади якын килүләрен, белемнең тирәнлеген һәм укучыларны рухландыра белүләрен югары бәяләде.
Нәтиҗәдә, бәйге комиссиясе I урынны Аксубайның 3нче урта мәктәбе туган теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Билаловага бирде. Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Кадыйрова - икенче, Савгач урта мәктәбе укытучысы Гөлсинә Исаева өченче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз