news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында иң яхшы машина йөртүче хатын-кызны сайладылар

Аксубай районында иң яхшы машина йөртүче хатын-кызны сайладылар
Фото: https://aksubayevo.ru/

Аксубайда универсаль технологияләр техникумы базасында хатын-кызлар арасында «Автоледи –2025» машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Чараны җирле универсаль технологияләр техникумы мәйданчыгында оештырдылар. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм йөртү осталыгын күрсәтергә әзер булган 10 йөртүче катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Конкурс программасы ике төп этапны үз эченә алды. Башта катнашучылар компьютер классында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырды. Аннары автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча практик сынаулар узды, анда хатын-кызлар параллель парковка, елан һәм бокска керү кебек элементларны башкардылар.

Ярышларның барышын компетентлы жюри игътибар белән күзәтеп торды, аның составына юл-патруль хезмәте инспекторлары Артем Степанов һәм Алмаз Гатауллин, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге вәкилләре керде.

Дәүләт автоинпекциясе хезмәткәрләре биремнәрне үтәүне бәяләп кенә калмадылар, трассаның катлаулы участокларын үтүнең дөрес техникасын да күрсәттеләр.

Конкурсның ике этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Майя Макарова алды, икенчедә – Анастасия Васильева, өченче урында – Марта Гуслякова. Барлык катнашучыларга – грамоталар һәм истәлекле бүләкләр, ә иң яхшы автоледиларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Оештыручылар мондый чаралар район юлларында иминлекне арттыруга саллы өлеш кертә, дип ышана. Майя Макаровага республика этабында район данын якларга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot