Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесен сайладылар
Аксубай районы Советында «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты» иҗтимагый оешмасы җирле бүлекчәсе идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Җыелучылар бертавыштан җирле бүлекчәнең яңа җитәкчесе итеп Лилия Сәхабетдинованы сайладылар. Үзенең чыгышында Лилия Сәхабетдинова милләт мәдәниятен үстерү, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен бөтен көчен куярга вәгъдә бирде.
Утырыш Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, район башлыгы Алмаз Мингулов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов, район оешмалары, мәгариф учреждениеләре, музейлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында узды.
«Бүгенге көнгә безнең төп бурыч – райондагы хәлләр белән танышу, кешеләргә яңа мәгълүмат җиткерү, бүлекчә җитәкчесен сайлау һәм аның составын раслау. Без сезгә дин, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эшләү өчен нәрсә кирәклеген белергә җыелдык. Бу чара бик мөһим, чөнки кеше тормышында дин һәм тел әһәмиятле урын алып трра – без яшьләрне рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләргә тиеш», – диде Ирек Шәрипов үзенең сәламләү сүзендә.
Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов район имамнары эше турында сөйләде. Ул тыңлаучыларның игътибарын телне дин белән беррәттән саклау кирәклегенә юнәлтте.
«Бүгенге көндә кешеләр милли мәдәнияткә, үз авылларының, гаиләләренең тарихына, шәҗәрә төзүгә зур кызыксыну белән карыйлар», – диде Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, бүгенге көнгә кадәр милли конгрессның район бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарып килгән Әлфия Нурхәммәтова.
Ул үзенең иҗади эшләрен җентекләп тәкъдим итте, һәркайсының максатын аңлатты. Чыгышын тәмамлап, ул Ирек Шәриповка истәлекле бүләк – үзе ясаган яңартылган шамаил тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз