Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районында автотур белән «Китап» радиосы булды
«Җырлый торган» автобус Аксубай районы Яңа Үзи авылына «Мин матурлык эзләп йөрим» автомарафоны кысаларында килде.
«Китап» радиосының башкаручы продюсеры Лилия Кадыйрова сүзләренчә, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән автотур республиканың барлык районнарын, авылларын һәм шәһәрләрен йөреп чыгарга планлаштыра. Бу турыла «Авыл таңнары» хәбәр итә.
«Автотур кысаларында тагын дүрт районны әйләнеп кайтасы калды. Безнең максат – «Китап» радиосын популярлаштыру, туган телләрдә милли әдәбиятны, татар җырларын, шигърият һәм фольклорны пропагандалау», – диде Лилия Кадыйрова.
«Җырлый торган автобус» – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Татмедиа» җәмгыяте проекты.
«Сезнең безнең районга килүегезгә без бик шат. Мәдәниятне, туган телне саклау – бүген өстенлекле бурыч. Үз тамырларын, туган телдә уй-фикерләрне җиткерә белмәгән халык милләтсез калырга мөмкин», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.
Яңа Үзи авылына автотур Газиз Кашапов юбилее уңаеннан килгән иде. «Китап» авторадиосы – әле яшь радио, әмма инде үз иҗатын сөючеләрне табарга өлгергән. Авыл сәхнәсендә Илгиз Мөхетдинов, Лилия Кадыйрова, Муса Камалов, Айгөл Рәхимова чыгыш ясады. Авыл халкы артистларны җибәрергә теләмәделәр, алар белән бергә биеделәр, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз