news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында агачка уеп ясау дәресләре бара

Аксубайда «Агач эше буенча оста» халык һөнәрләре иҗат остаханәсе эшли. Бу хакта «Авыл таңнары» газетасы хәбәр итә.

Проект грантлар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Дәресләрне агачтан тәҗрибәле рәссам-скульптор Андрей Бикмуллин алып бара. Балалар агачның үзлекләрен һәм кул кораллары белән эшләргә, материалны дөрес эшкәртергә, төгәл һәм дөрес хәрәкәтләр ясарга өйрәнәләр.

Агачка уеп рәсем ясау вак моториканы, координацияне, игътибарны һәм түземлекне үстерә. Гаджетлар чорында, күп балалар кул хезмәте күнекмәләрен югалтканда, мондый дәресләр игътибарны тупларга ярдәм итә һәм сабырлык тәрбияли, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot