news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы советында мөселман дин әһелләре белән очрашу булды

Аксубай районы советында мөселман дин әһелләре белән очрашу булды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов районга эш сәфәре белән килгән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстанның Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район мөхтәсибәтенең аксакаллар советы рәисе Минзаһит хәзрәт Ганиев белән эшлекле әңгәмә үткәрде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү турында сүз булды. Катнашучылар шулай ук районның дини мөселман оешмалары эшен берничә юнәлеш буенча анализладылар һәм аларга Татарстан мөселманнары аксакаллар шурасы җитәкчелеге тарафыннан уңай бәя бирелде.

– Бүген, дөнья өстенә куркыныч янаганда, чит илләрдә тәртипсезлеккә өндәүчеләр аз түгел, яшьләрне рухи, патриотик рухта тәрбияләү мөселман җәмгыятенең төп юнәлеше булып тора, – дип билгеләп үтте Айрат хәзрәт Әюпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot